“Бөтендөнья туризм көне”
Мәмәшир авылы китапханәчесе “Бөтендөнья туризм көне”н билгеләп, 27 сентябрь көнне балалар бакчасындагы әзерлек төркеме балалары белән берлектә “Авылымның кырлары,урманнары” исемле сәяхәт оештырды.Сәяхәттә туган як табигате , ашлык басулары белән таныштырылды, темага кагылышлы китаплар турында сөйләнде, табигатьне саклау турында да аңлатылды.