“Белешмә әдәбият” дәрес
14 июнь көнне Мәмәшир авылы китапханәчесе Габдуллина Зөлфия мәктәп каршында оештырылган лагерьга йөруче балалар белән: “Белешмә әдәбият” исемле дәрес үткәрде.
Максат: балаларны белешмә әдәбият белән таныштыру.
Дәрес түбәндәге тукталышлардан торды: “Мәктәп тукталышы”, “Машина һәм җәяүле” тукталышы!,“Адәм” тукталышы!,“Тылсымчы” тукталышы!
Презентация күрсәтү белән бергә балаларга “белешмә әдәбият” төшенчәсе аңлатылды, кызыксындырган материалны мөстәкыйль эзләргә өйрәтү оештырылды, белешмә әдәбиятка кызыксыну уятып, китапка һәм китапханәгә хөрмәт хисе тәрбияләнде.
Дәрес балаларда зур кызыксыну уятты, алар бик телэп катнаштылар. Һәр таныштырган китап белән,
дәрестэн соң ,өстәмә таныштылар.
Барлыгы 20 бала катнашты.