“Җиңү көне җиңел бирелмәде”
8 май көнне Бөек җиңүнең 72 еллыгына багышлап: Мәмәшир авылы һәйкәле янында сугыш һәм тыл ветераннары белән “Җиңү көне җиңел бирелмәде” исемле очрашу кичәсе үткәрелде.
Максат: Сугыш һәм тыл ветаннары белән очрашу, аларны хөрмәтләү һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирү.
Мәктәп укучылары “ Үлемсез полк” акциясенә ияреп, үзебезнең авыл җирлегендәге сугыш һәм тыл ветераннарының сүрәтләрен тотып һәйкәл янына килделәр. Кичәдә җирлек башлыгы һәм ветераннар советы председателе котлау сүзеләре белән чыктылар. Авылыбыз имамы тарафыннан мәрхүм булган сугыш һәм тыл ветераннарына дога укылды. Мәктәп укучылары тарафыннан монтаж куелды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Соңыннан авылыбыз шагыйрәләре Бөек Җиңүгә багышланган шигырьләр укыдылар. Кичәдән соң ветераннарга азык-төлек пакетлары өләшенде.
Барлыгы: 65 кеше катнашты.