“Вакытлы матбугат - заман көзгесе”
20 март көнне Мәмәшир авылы китапханәсендә “ Нур” клубына йоруче өлкәннәр белән
“Вакытлы матбугат-заман көзгесе” исемле кичә үткәрелде.
Максат: Газета-журнал материалларын китап укучыга җиткәрү;кирәкле ,файдалы мәгълуматларын тормышта файдалану.
Кичә түбәндәге өлешләрдән торды:
1. Кереш өлеш. Китапханэгэ килуче газета-журналлар исемлеге тэкъдим ителде.Аларга кузэту –вакытлы матбугат эшчэнлеген чагылдырган презентация курсэту белэн урелеп барды.
2. Китапханэче тарафыннан “Вакытлы матбугат” исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды, районыбыз газетасы “Хезмэт даны “на аерым тукталып:”Салават купере” ижат берлэшмэсенэ 50 яшь тулуга багышлап чыгарылган махсус сан белэн таныштырып утелде.Бу санда безнен авыл хэбэрчелэре турында да мәгълумат булуы бик соендерде.Элекке хәбәрчебез Зариф Шариповның “Нур “клубына йоруче кызы Дания Шариповага бу махсус сан булэк итеп бирелде.
3.Нэшер ителуче журналлар турында кызыклы итеп әңгәмәне Харис Нигъматуллин оештырды.
4.Чәй өстәле артында газета битлэрендэге кызыклы материаллар белэн таныштырып,фикер алышулар булды.
5. Йомгаклау. Китапханэче Габдуллина Золфия тарафыннан вакытлы матбугатка язылырга кирэклеге һәм язылганда кызыксындыру чаралары барлыгы турында да эйтеп утелде.
Барлыгы 9 кеше катнашты.
Нәтиҗә: Өлкәннәр кичәдән бик канәгать булдылар, күңелле ял итеп ,куп файдалы мэгьлумэт алып таралыштылар.