“Хыялый галәм йолдызлыгы”
8 апрель көнне балалар шагыйрәсе Й.Шәрәповага 55 яшь тулу билгеләп: “Хыялый галәм йолдызлыгы” исемле әңгәмә үткәрелде.
Әңгәмә барышында аның иҗаты турында “Каләменнән күңелләргә нур тама” исемле презентация күрсәтелде, ә балалар өчен иң кызыгы ул китаплары турында үзе сөйләгән видеоязьма карау булды.
“Сәяхәтче чемодан” исемле шигыренә ияреп бергәләп сәяхәт иттек. Зур кызыксыну уятты аның китаплары балаларда, “ Җавапсыз сорау” һәм “Аппак белән Шапшак” исемле китапларын бик теләп укырга алдылар.
Барлыгы: 4 бала катнашты.