“Сәламәтлек –зур байлык”
6 апрель көнне 1 класс укучылары өчен Мәмәшир авылы китапханәчесе Габдуллина Зөлфия Мидхат кызы 7 апрель- Сәламәтлек көненә багышлап: “Сәламәтлек –зур байлык” исемле тәрбия сәгате үткәрде.
Максат: Балаларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга өйрәтү.
“Син һәм синең сәламәтлегең” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Китаплар тәкъдим итеп, балаларны чыныгу чаралары белән таныштырылды. Шулай ук Р.Мәннәнның “Табиб әлифбасы” китабы балаларга бик ошады, алар файдалы киңәшләрне тотарга сүз бирделәр.
Барлыгы: 4 укучы катнашты.
Нәтиҗә: Балалар сәламәтлекне саклау турында күп мәгълумат алды.