“Табигать темасы – Татарстан язучылары иҗатында”
9 февраль көнне Мәмәшир авылы балалар бакчасындагы передвижкада Экология елы уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеменә
“Табигать темасы – Татарстан язучылары иҗатында” исемле дәрес үткәрелде.
Максат: Балаларга табигатьне ярату хисе тәрбияләү һәм аны сакларга омтылышны үстерү.
Дәрестә:
1. Экология елы белән таныштырылды.
2.Темага кагылышлы китаплар белән таныштырылды.
3. Ел әйләнәсендә табигатьтә була торган үзгәрешләр турында балаларның күзаллаулары киңәйтелде.
4. Табигать гүзәллеген тасвирлап балалар рәсемнәр ясадылар.
Барлыгы: 6 бала катнашты.