Очрашу кичәсе: “Әфганстан –йөрәк ярам!”
14 нче февраль көнне, Мәмәшир урта мәктәбендә “Әфганстан –йөрәк ярам!” дип аталан , Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбыз белән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуда әфганчылардан Фаттахов Рафил,Сабирҗанов Азат катнашып, үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.
Авыл китапханәчесе ”Исә әфган җиле” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырып , темага кагылышлы әдәби әсәрләр пропагандаланды. Шулай ук районыбыз әфганчыларына багышлап чыгарылган “Памяти достойны ...1979-1989” китабы белән дә танышып үтелде. Кичә укучыларыбыз башкаруында матур җырлар белән үрелеп барды. Барлыгы 55 кеше катнашты.
14 февраля в МБОУ "Мамаширская СОШ" прошла встреча с односельчанами, служащими в Афганистане. На встрече приняли участие Фаттахов Рафиль, Сабирзянов Азат из афганцев и поделились своими воспоминаниями. Библиотекарь сельской библиотеки ознакомила с книжной выставкой “Исә әфган җиле”, пропагандировала литературные произведения на эту тему. А также предложила посмотреть посвященную афганцам нашего района книгу “Памяти достойны ...1979-1989”. Вечер сопровождался красивыми песнями в исполнении учащихся.