Мамаширская сельская библиотека - филиал № 22

Балалар бакчасындагы передвижкада - семинар

30 сентябрь  көнне – Мәмәшир авылы китапханәчесе балалар бакчасындагы передвижкада  һөнәри   бәйрәмнәре  уңаеннан үткәрелгән район тәрбиячеләре  семинарында катнашты.

   Семинар түбәндәге өлешләрдән торды.

  1. Тәрбиячеләр эш планнары һәм отчетлары турында фикер алышты, бәйрәмнәре белән котланып кителде.
  2. Тәрбиячеләр ике командага бүленеп  ярыштылар.
  3. Балалар бакчасындагы передвижка эше турында авыл китапханәчесе сөйләде.
  4. “Әкиятләрне таны” исемле  конкурс үткәрелде,   Ш.Перро һәм А.Толстой  китаплары пропагандаланды.
  5. Концерт   номерлары  күрсәтелде.
  6. Семинар чәй өстәле артында дәвам ителде.

Нәтиҗә: Семинар бик эчтәлекле һәм үзенчәлекле үтте. Район тәрбиячеләре үзләренең һөнәрләренә тугрылыклы икәнлекләрен күрсәттеләр.

Барлыгы: 30 кеше катнашты.