“Әй Кукмарам- туган ягым! ” исемле балалар иртәсе
25 август көнне Мәмәшир авылының балалар бакчасындагы передвижкада: “Әй Кукмарам- туган ягым! ” исемле балалар иртәсе үткәрелде.
Максат: Туган төбәгеңә мәхәббәт тәрбияләү.
Барлыгы: 10 бала катнашты.
Балалар иртәсе түбәндәге өлешләрдән торды:
1) Кереш өлеш. Кукмара районы турында сөйләү.
2) Сценарие буенча:
а) Татарстан Республикасы турында
б) Кукмара районының халкы, мәдәнияты, сәнгать өлкәсе турында сөйләнде.
3) “Күңелле итекләр”, “Башмакчы” уеннары уйналды.
4) “Үз өем, үз илем - Татарстан ” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде һәм китаплары пропагандаланды.
Нәтиҗә: Балаларда үзең яшәгән төбәккә мәхәббәт тәрбияләнде, анда яшәүче кешеләрнең хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтелде.