“Табигать кочагында” исемле табигатьтә ял-күңел ачу чарасы
26 июнь Мәмәшир авылы китапханәсе каршында оештырылган “Нур” клубы һәм мәдәният йортының “Җәүхәр” берләшмәсенә йөрүче өлкәннәр белән “Табигать кочагында” исемле табигатьтә ял-күңел ачу чарасы оештырылды.
Ял итү чарасы башында табигать матурлыгы һәм аның байлыклары турында сөйләшенде. Китапханщче тарафыннан дару үселекләре турында аңлатма бирелде. Җәй көне туган юбилярларны котлап үтелде. Авыл сулышын һәм аның кешеләренә багышлап язылган бик эчтәлекле шигырьләрен клубка йөрүче өлкәннәребез укып үттеләр.Өлкәннәребез үзләре яратып башкара торган җырлары һәм дәртле биюләре белән очрашу дәвам ителде. Хуш исле чәйләр эчеп, тәмле шашлыклар ашап өлкәннәребез күтәренке рух та таралышты. Барлыгы: 18 кеше катнашты.
26 июня в клубе “Нур” при Мамаширской сельской библиотеке совместно с объединением “Заухар” Дома культуры было организовано мероприятие “На природе”.В начале мероприятия состоялся разговор о красоте природы и ее богатствах. Библиотекарь рассказала о лекарственном росте. Чествование юбиляров семейной жизни. Содержательные стихи, посвященные жизни села и его людям, прочитали пожилые, посещающие клуб.Продолжилась встреча с любимыми песнями и задорными танцами. Выпив чашечку ароматных чаев, съев шашлыки, пожилые получили массу положительных эмоций. Всего приняли участие 18 человек.