Тату гаилә
15 нче майда Яңа Срәдек китапханәсендә 4 нче сыйныф укучылары белән “Тату гаилә” дип аталган түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.Бу чараның максаты – әти-әниләргә карата тирән хөрмәт,ихтирам тәрбияләү,балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен камилләштерү,балалар арасында дуслык тәрбияләү.Һәр бала “Безнең гаилә” дигән темага хикәя төзеде.