“Дөньяда иң матур тел...”
21 февраль Туган тел көне. Шул уңайдан Манзарас китапханәсе "Ландыш" балалар бакчасы балалары белән "Дөньяда иң матур тел..."дигән темага уен -тамаша үткәрде. Без туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр тыңладык, татар халык уеннары -" Йөзек салышлы", "Чума үрдәк, чума каз", "Биш парлы", "Кәрия -Зәкәрия", "Түбәтәй" уеннары уйнадык. "Туган җирем Татарстан" буенча сораулар бирелде. Балалар барлык сорауларгада уйлап җавап бирделәр. Татар халкының милли ашлары чәк -чәк, өчпочмак, бәлеш, пәрәмәч, бавырсак белән таныштык. Кичәбезне Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамладык.