Манзарасская сельская библиотека - филиал № 18

"Исемең калды моңлы бер җыр булып..."

  14 Февраль Манзарас китапханәсе "Ландыш" балалар бакчасына, 15 февраль "Аккош" балалар бакчасына йөруче балалар белән "Исемең калды моңлы бер җыр булып..." дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрде. Балалар белән М.Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын искә алдык. Багавиева Илүзә шагыйрьнең "Кошчык",Минигулова Фәйрүзә апа "Яшь ана" шигырләрен сөйләп үттеләр. Балалар белән "Бакчачы" шигыренә карата бабай үстергән яшелчәләрне җыю уены уйнап алдык. Шулай ук балаларга шагыйрьнең китапларына күзәтү үткәрдем. Кичә презентация  белән үрелеп барды.