Манзарасская сельская библиотека - филиал № 18

"Бер җылы сүз..."

   Манзарас китапханәсендә инвалидлар көненә карата "Бер җылы сүз..." дигән темага очрашу кичәсе үткәрелде.Кичәгә Манзарас, Киндеркүл, Кәчимер авылларыннын һәм Кукмара шәһәреннән килделәр. Алар үзләренең әти -әниләре белән килгәннәр иде һәм алар үзләренең балаларының тормышы белән кыскача таныштырдылар. Кәчимер авылыннан килгән кунак егетебез Степанов Руслан үзенең иптәшләренә бүләкләр әзерләп килгән һәм шуларны үзе тапшырды, шулай ук ул үзенең диплом -медальләре белән килгән иде. Кичәгә килгән зур буын да, яшь буын да үзенчә сөйкемле, үзенчә мактауга лаек иде. Нинди булуларына карамастан алар шат күңелле, ярдәмчел кешеләр. Кичәгә ямь өстәп мәдәният йорты кызлары үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Кичә бик матур төрле кызыклы хәлләрне искә алып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырып бик күңелле булды. Икенче елга да шушылай очрашып булсын дип таралыштылар.