"Алтын көз"
Манзарас китапханәсе Манзарас балалар бакчасы №1 дә балалар белән "Алтын көз" бәйрәме үткәрде. Балалар көз турында шигырләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, табышмакларга җаваплар әйттеләр. Балалар белән "Шалкан" әкиятен сәхнәләштердек. Балалар кечкенә булсалар да үз рольләренә туры килеп уйнадылар.