Манзарасская сельская библиотека - филиал № 18

22 апрель -Китапханә төне.

22 апрель китапханәдә китапханә төне уңаеннан китап укучылар өчен "Җырлыйк әле -Караоке батл" үткәрелде. Кичәгә яшь җырчы Әнисә Мухаметзянова һәм Кукмара кышы, Созвездие -Йолдызлык бәйгеләрндә призлы урыннар алган җырчыбыз Эдуарт Асапов чакырылды. Шулай ук "Йолдызчык" бию төркеме һәм яшь җырчы Диләрә Фаизоваларның да чыгышлары кичәгә ямь өстәде. Кичәне мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рүфинә Габделхаева алып барды. Укучылар кичәне бик ошаттылар һәм шат күңел белән таралыштылар.