Г.Тукайның тууына 130 ел.
Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган "Тукай -безнең яраткан шагыйребез" дигән әдәби -музыкаль кичә үткәрелде. Кичә Тукайның "Туган тел"җыры белән башланып китте. Тукайның шигырләрен Манзарас һәм Киндер Күл авылы балалар бакчасы балалары бик матур итеп сөйләделәр. Мәдәният йортында эшләп килүче драма түгәрәгенә йөрүче балалар белән Г.Рәхимнең "Кәҗә белән Сарык" әкиятен сәхнәләштердек.Кичә балаларга бик ошады зур рәхмәт әйтеп таралыштылар.