"Җиңү көне белән"
Җиңү язының 73 еллыгын каршы алабыз. Шушы көнне каршылап авылыбыз һәйкәленә чәчәкләр салу традициясе ел да кабатлана. Менә быел да шушы уңайдан авылыбыз балалар бакчасы һәм Манзарас урта мәктәбе укучылары белән һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Батырларыбызның даны мәңгелек.