Манзарасская сельская библиотека - филиал № 18

"Без Тукай оныклары"

  Ел саен Манзарас китапханәсендә бөек Тукаебызның туган көне зур бәйрәмнәр белән билгеләп үтелә. Менә ике ел рәттән Манзарас җирлегенә кергән балалар бакчасы балалары арасында шигырь бәйгесе үткәрелә. Алар Тукайның шыгырләрен, җырларын башкаралар. Бәйгегә бәя бирер өчен Кукмара китапханәсеннән методистлар чакырылды. Алар барлык балаларны да игътибар белән тыңлап үзләренең бәяләрен билгеләделәр. Бәйгедә барлыгы 28 бала катнашты. Барысына да зур рәхмәт.Төп җиңүче булып Галиахметов Сәид калды. Барлык балалар да диплом, грамоталар белән бүләкләнделәр.