"Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар"
Китапханәдә китапханә төненә карата "Беләге юан берне егер, белеме булган меңне егар" дигән темага башваткыч үткәрелде. Башваткычта китапханәгә йөрүче китап укучылар Сабирова Альфинур апа, Ногманова Асия апа һәм Гарипова Гүзәлияләр катнашты. Альфинур апа белән Асия апа башваткыч кичәсенә багышлап шигырь язганнар һәм шуны кычкырып укыдылар. Кичә бик матур, бик күңелле килеп чыкты. Кичәгә ямь өстәп "Сылу кызлар" төркеме үзләренең матур -матур җырларын бүләк иттеләр. Бу кичәдә катнашкан барлык катнашучыларга,тамашачыларга бик зур рәхмәт. Кичәнең җиңүчесе булып Гарипова Гүзәлия калды.Катнашучыларга кечкенә генә бүдәкләр тапшырылды.