Манзарасская сельская библиотека - филиал № 18

"Радость материнства"

Всероссийский праздник «День беременных» отмечается два раза в год – 7 апреля и 7 октября. В честь этого знаменательного дня 7 октября 2025 года в Манзарасской модельной библиотеке состоялась встреча с беременной села Манзарас Шакирзяновой - Фаизовой Дилярой.
О том, как сохранить репродуктивное здоровье еще задолго до беременности и как это отражается на здоровье младенца, о негативном влиянии курения и алкоголя на растущий плод и саму женщину, об особенностях внутриутробного развития ребенка рассказала акушерка села Мамаева Регина. Она напомнила о необходимости соблюдения правильного питания, гигиене, режиме беременной женщины.
С будущими мамами о пользе грудного вскармливания, о профилактике несчастных случаев, о прогулке, гигиене, режиме дня матери и новорожденного малыша обсудила детская медсестра Хайруллина Диана.
Встреча прошла в теплой атмосфере. Медицинские работники раздали женщинам памятки и ответили на интересующие вопросы.
«Будущая мать должна быть здоровой, потому что здоровье ребенка во многом зависит от здоровья матери», - подчеркнули специалисты медицинской службы.

«Йөклеләр көне» бөтенроссия бәйрәме, елына ике тапкыр – 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн уңаеннан 2025 елның 7 октябрендә Манзарас модельле авыл китапханәсендә Манзарас авылыннан авырлы Фаизова Диләрә белән очрашу булды.
Репродуктив сәламәтлекне йөклелеккә кадәр үк ничек сакларга һәм бу сабый сәламәтлегендә ничек чагыла, тәмәке тартуның һәм алкогольнең үсеп килүче яралгыга һәм хатын-кызның үзенә тискәре йогынтысы, баланың ана карынындагы үсеш үзенчәлекләре турында авыл акушеры Мамаева Регина сөйләде. Ул дөрес туклану, гигиена, йөкле хатын-кыз режимын үтәү зарурлыгын искәртте.
Булачак әниләр белән имезүнең файдасы, бәхетсезлек очракларын кисәтү, урамда йөрү, гигиена, әниләр һәм яңа туган сабый көне режимы турында балалар шәфкать туташы Хайруллина Диана фикер алышты. Очрашу җылы атмосферада узды. Медицина хезмәткәрләре хатын-кызларга белешмәләр өләштеләр һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
"Булачак ана сәламәт булырга тиеш, чөнки баланың сәламәтлеге күп очракта ананың сәламәтлегенә бәйле», - дип ассызыкладылар медицина хезмәте белгечләре.