Манзарасская сельская библиотека - филиал № 18

"Халкыбызның күңел бизәкләре"

   Балаларны татар халкының чигү үрнәкләре, кигән киемнәре, кул эшләре белән таныштыру өчен китапханәдә "Халкыбызның күңел бизәкләре" дигән темага күргәзмә төзелде. Шушы күргәзмәгә карата балалар белән әңгәмә -сөйләшү үткәрелде. Балаларны әбиләребезнең чигүләре -сөлгеләр, күкрәкчәләр, өйне бизәү өчен чигелгән чигү үрнәкләре, әбиләребез ябып йөргән ефәк шәл, читекләр, түбәтәйләр белән таныштык. Соңыннан балалар белән әби -бабайларыбыз яратып уйный торган уеннар: " Йөзек салыш", "Кәрия -зәкәрия" уеннарын уйнадык.