"Туган телем -иркә гөлем" "Родной язык -язык души"
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте,тарихи көзгесе.
21 нче февраль, һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Манзарас модельле авыл китапханәсендә Манзарас авылы урта мәктәбенең 7 а сыйныф укучылары өчен татар халкының мәдәнияте, тарихы һәм туган теленә багышланган "Башваткыч" уены узды. Уен бик күңелле һәм дустанә шартларда үтте. Чара барышында укучыларга Туган тел көне турында сөйләнде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
21 февраля отмечается Международный день родного языка. В связи с этим в Манзарасской модельной сельской библиотеке с учащимися 7 А класса МБОУ "СОШ с. Манзарас" провели игру "Башваткыч", посвященную культуре, истории и родному языку татарского народа. Игра прошла в очень веселой и дружелюбной обстановке. В ходе мероприятия учащимся рассказали о Дне родного языка, был сделан обзор книжной выставки.