«Муса Джалиль – поэт-герой» «Муса Җәлил – шагыйрь-герой»
13 февраль кәнне Манзарас модельле авыл китапханәчеләре Киндеркүл балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Муса Җәлил – Шагыйрь-герой» әдәби танышу сәгате үткәрделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапханәчеләрнең Муса Җәлилнең кайда тууы, кайчаннан бирле шигырьләр яза башлавы турында сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Китапханәчеләр балаларны Мшагыйрьнең балалар китаплары белән таныштырдылар, берничә шигырен дә укыдылар. Китапханәчеләр «Карак песи» шигырен курчак театрында сәхнәләштерделәр. Чара азагында бергә “Мәче – тычкан” уенын уйнадык.
13 февраля библиотекари Манзарасской модельной сельской библиотеки провели час литературного знакомства «Муса Джалиль – поэт-герой» для воспитанников детского сада д.Киндеркуль. Дошкольники с большим интересом прослушали рассказ библиотекарей о том, где родился и вырос Муса Джалиль, как он учился и с какого времени начал писать стихи. Библиотекари ознакомили детей с детскими книгами М.Джалиля и прочитали несколько стихов. А стихотворение «Ворватый кот» инсцинировали в кукольном театре. В конце мероприятия вместе поиграли в игру «Кошки - мышки».