"Гомер белән бергә еллар үтә..."
Манзарас китапханәсендә төбәгебезнең танылган шагыйрәсе Яппарова Розалия апага багышланган "Гомер белән бергә еллар үтә..." дип исемләнгән әдәби кичә оештырылды. Кичәдә шагыйрәнең дуслары, хезмәттәшләре чыгыш ясадылар, шулай ук аның шигырләрен сөйләделәр. Розалия апа үзе дә үзенең матур шигырләрен укып китте. Кичә ахырында ул китапханәгә китапларын бүләк итте.