"Өч кыз" әкияте
Манзарас мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен “Өч кыз” татар халык әкиятен сәхнәләштердек. Бу бәйрәмгә Манзарас балалар бакчасы №2 балалары чакырылды. Әкиятне сәхнәгә Манзарас мәктәбенең 4-5 сыйныф укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар куйдылар. Бик матур, бик эчтәлекле әкият килеп чыкты. Яшь артисларыбыз бик тарашып үз рольләрен башкардылар. Аларга алда да зур уңышлар теләп калабыз. Балаларга да ошагандыр дигән уйда калабыз.