"Куян елы белән"
26 гыйнвар Манзарас китапханәсе Манзарас беренче номерлы балалар бакчасы балаларына 2023 ел символы булган куян белән кунакка килде. Балаларны куянга багышланган китаплар белән таныштырдым, шигырьләр укыдык. Тәрбияче Гөлнара Салих кызы уен уйнатты. Бик күңелле булды, балаларга бик ошады.