"Динем -Ислам, милләтем -Татар"
22 декабрь Манзарас авыл китапханәсендә Бөек Болгарда ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан "Динем -Ислам, милләтем -Татар" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Бу очрашуда авыл халкы, хезмәттәшләрем катнашты. Кичәнең исеме үк әйтеп тора: темасы Ислам. Кичә Рөстәм абый башкаруында азан әйтеп башланып китте. Аннары авылыбызның мөхтәрәм абыстае Галия апаның вәгазьләрен, мөнәҗәт әйтүләрен , Валиева Марзия апа башкаруында шигырьләр, мөнәҗәтләр тыңлап, Асия апа һәм оныгы Әдилә башкаруында "Гөлсем Аллаһны ярата" дигән миниатюра карап, Гилязова Динә башкаруында догалар тыңлап, шулай ук матур җырлар, шигырләр тыңлап кичәнең беткәнендә сизмәгәнбез. Шулай ук кичәдә Гарипова Гүзәлия, Минигулова Фәйрүзә, Филиппова Рүфинә, Мубаракшина Зәлинә катнашты. Алар башкаруында яңгыраган җырлар, шигырләр тамашачы күңеленә үтеп кергәндер дип ышанып калам. Кичә бик матур, эчтәлекле килеп чыкты. Шулай ук фойеда Саляхова Миләүшә үзенең матур күргәзмәсе белән килде, Шафикова Гөлнур үзе эшләгән шамаилләре белән килеп халыкны таныштырды. Барлык катнашучыларга да бик зур рәхмәт.