Манзарасская сельская библиотека - филиал № 18

1 Июнь балаларны яклау көне.

      1 Июнь балаларны яклау көне. Шул уңайдан балалар белән "Күңелле сабантуй" дигән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә балалар кашык белән йомырка кабып, капчык киеп йөгерделәр, аркан тарттылар, чүлмәк ваттылар. Бәйрәм булгач анда җыр да бию дә булырга тиештер инде. Бәйрәмгә килгән балаларның бабалары да безнең бәйрәмдәге уеннарда катнашып бәйрәмгә ямь өстәделәр. Бик күңелле бәйрәм килеп чыкты. Бәйрәмдә мәктәпкәчә һәм мәктәптә укучылар да катнашты.