"Тукай укулары"
27 апрель Манзарас мәдәният йортында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 136 ел уңаеннан балалар бакчасы балалары арасында “Тукай укулары” шигырь бәйгесе уткәрелде. Бәйгедә Арпаяз, Кәчимер, Киндер Күл, Манзарас һәм Кукмара шәһәренең балалар бакчасына йөрүче балалар катнашты. Барлык балалар да зур әзерлек белән килгәннәр барысы да бик оста, матур итеп Тукай шигырләрен башкардылар. Аның әкиятләренә рәсемнәр ясаганнар. Бәйгене Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасының өлкән методисты Измайлова Р.И. һәм библиограф Рахимова Ф.Н. бәяләде. Барлык балалар да дипломнар белән бүләкләнделәр. Барлыгы бәйгедә 41 бала катнашты.