Манзарасская сельская библиотека - филиал № 18

"Нәүрүз" бәйрәме. Праздник "Навруз"

Элек-электән язгы көн белән төн тигезләшкән көнне 21 мартта Халык Нәүрүз бәйрәмен оештырган. Халык язга сөенеп, бер-берсенә бәхет, сәламәтлек, мул уңыш теләгәннәр, җырлаганнар,биегәннәр, уйнаганнар, милли ризыклар белән сыйлаганнар. Шушы бәйрәмгә багышлап Манзарас авылының 2 нче номерлы балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме узды. Шундый зур бәйрәмне балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары,тәрбияче Сибгатуллина Нурфия Я. һәм музыка җитәкчесе Мухаметзянова Гөлназ К. белән берлектә әзерләделәр. Кызлар арасында «Нәүрүз гүзәле» бәйгесе үткәрделәр. Кызлар шигырьләр сөйләделәр, үз куллары белән кул эшләре – чәчәк бәйләмнәре ясадылар. Яз турында сорауларга җавап бирделәр. Балалар яз турында җырладылар, биеделәр, халык уеннарында катнаштылар. Балалар янына кунакка матур киемдә Нәүрүз-яз килде. Бәйрәм ахырында барлык балалар да сый һәм бүләкләр алдылар.

    Издавна в День весеннего равноденствия 21 марта народ устраивал праздник Навруз. Люди радовались весне, желали друг другу счастья, здоровья, богатого урожая, пели, танцевали, играли, угощали национальными сладостями. В честь этого праздника в детском саду №2 села Манзарас прошел праздник Навруз. Такой большой праздник для всего детского сада подготовили дети подготовительной группы вместе с воспитателем Сибгатуллиной Нурфии Я. и музыкальным руководителем Мухаметзяновой Гульназ К.  провели конкурс среди девочек «Красавица Навруз». Девочки рассказывали стихи, сделали своими руками поделку – букет цветов. Отвечали на вопросы о весне. Дети пели о весне, танцевали, участвовали в народных играх. В гости к ребятам в красивом одеянии пришла Навруз-Весна.

В заключение праздника все ребятишки получили угощение и подарки.