Манзарасская сельская библиотека - филиал № 18

"Бездә бүген Сабантуй" "У нас сегодня Сабантуй"

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе - ул һәр кемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бигрәктә балалар бик көтеп алалар. Балалар бакчасында да милли тәрбия бирү безнең төп бурычыбыз. Шул исәптән, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп, Манзарас №2 балалар бакчасында китапханә белән берлектә, Сабантуй бәйрәмен “Бирнә җыю” белән башлап җибәрдек. Зурлар һәм уртанчы төркем балалары татар халык киеменнән гармун тотып, “Сабантуй” җырын җырлап һәр төркемнән  “бирнә” җыеп йөрделәр.

Бәйрәмнең беренче өлешен залда башлап җибәрдек. Балалар татар халык уеннарын уйнап, биеп, җырлап дәвам иттеләр. 

Бәйрәмнең икенче өлеше саф һавада – балалар бакчасы мәйданчыгында үтте. Бәйрәм ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды. 

 “Чүлмәк вату”, мәйдан уртасында күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга тырышучы балаларны күзәтеп тору үзе бер күңелле.  Балалар да сынатмады, тырышып-тырышып чүлмәк ваттылар.

 “Капчык сугышы”, “Аркан тартыш”  дип аталган ярышта да теләп катнаштылар. Биредә, көч тә, җитезлек тә сынала.

 “Капчык киеп йөгерү”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү” уеннары да балалар өчен кызыклы булды. Алар һәрбер уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар.

  Бәйрәмне йомгаклап, балалар  киләсе Сабантуйларда да актив катнашырга сүз бирделәр.

   Шулай итеп Сабантуй тормышның бар өлкәсенә дә ниндидер күтәренкелек өсти, ел буена җитәрлек шаян көч биреп тора.