“Мин кулыма китап алам” “Я беру книгу в руки”.
19 март Саба төбәге Шәмәрдән бистәсе китапханәсендә “Мин кулыма китап алам” республикакүләм интеллектуаль –әдәби уен үткәрелде. Шушы уенда Кукмара төбәгеннән Байлангар, Манзарас авылы китапханәчеләре Хисматова Венера, Сабирова Фирая, Ядегәр урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты. Жюри әгъзәләре: Татар әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче Татарстанның һәм Рүсиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендәТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы –Хатип Йосыф улы Миңнегулов, “Бәллүр каләм” бүләге иясе, Татарстанных атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлар берлеге әгъзәсе –Гөлсинә Наил кызы Галимуллина, Тәлгать Самат улы Нәҗмиевнең хәләл җефете Лемара ханым, “Саба таңнары” газетасының баш мөхәррире Исмагыйлов Р.Г., Саба китапханәләр системасының директоры Билалова Л.Р. булдылар.
Уенда 4 команда катнашты: 1. Кукмара, 2. Шәмәрдән лицей укытучылары, 3. Китапханәнең актив укучылары, 4. Саба бистәсенең авыл китапханәчеләре. Уенның сораулары Тәлгать Самат улы Нәҗмиев һәм Фәнис Гатаулла улы Яруллинга багышланган иде. Уен дүрт өлештән торды. Барлык сораулар да бик кызык, бик эчтәлекле иде. Шул сорауларга барлык команда да уңай җавап бирергә тырыштылар. Шушы дүрт команда арасыннан без Кукмара командасы 2 урынга лаек булдык. Безгә бик ошады. Оештыручыларга бик зур рәхмәт, алда да зур уңышлар теләп калабыз.
19 марта в библиотеке поселка Шемордан Сабинского района прошла республиканская интеллектуально –литературная игра “Я беру книгу в руки”. В этой игре приняли участие библиотекари Байлангарской, Манзарасской сельской библиотеки Хисматова Венера, Сабирова Фирая, учителя Ядегарской средней школы Кукморского района. Члены Жюри: татарский литературовед, автор учебников, критик Заслуженный деятель науки Татарстана и России, лауреат Государственной премии РТ в области науки и техники, доктор филологических наук, профессор, член Союза писателей Татарстана –Хатип Юсуфович Миннегулов, обладатель премии “Хрустальное перо”, заслуженный работник культуры РТ, член Союза журналистов Татарстана –Гульсина Наильевна Галимуллина, супруга Талгата Саматовича Назмиева Лемара ханум, главный редактор газеты “Саба таннары” Исмагилов Р. Г., директор Сабинской библиотечной системы Билалова Л. Р.
В игре приняли участие 4 команды: 1. Команда из Кукмора, 2. Шеморданский лицей, 3. Активные читатели библиотеки Шемордан, 4. Сельские библиотекари поселка Саба. Вопросы игры были посвящены Талгату Саматовичу Назмиеву и Фанису Гатаулловичу Яруллину. Игра состояла из четырех частей. Все вопросы были очень интересными, очень содержательными. На эти вопросы все команды постарались ответить положительно. Из этих четырех команд Кукморская команда заняла 2 место. Нам очень понравилось. Большое спасибо организаторам, желаем дальнейших успехов.