Манзарасская сельская библиотека - филиал № 18

"Туган авылым минем Манзарас..." "Манзарас -моя родная деревня"

    2021 ел Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы дип билгеләп үтелә. Шул уңайдан Манзарас авыл китапханәсе һәм Манзарас балалар бакчасы N2 "Туган авылым минем Манзарас..." дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Бу иртәдә балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Кунакка Манзарас авылында туып шунда гомер кичерүче Ямалиева Флюра апа, шулай ук авылыбызда яшәүче Валиева Марзия апалар чакырулы иде. Флюра апа үзенең яшь, бала чакларын искә алып сөйләде, Марзия апа безнең бик матур итеп шигырь сөйләүче. Шуңа күрә балаларга матур итеп Тукайның "Эшкә өндәү", "Карак мәче", Бари Рәхмәтнең "Әтәч" шигырьләрен сөйләп үтте. Балалар белән татар халык уеннарын да искә төшереп үттек. Кичә бик эчтәлекле, бик матур килеп чыкты. Кичә ахырында балалар әбиләргә үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Барлык балаларга, килгән кунакларга бик зур рәхмәт.

  2021 год отмечается как год родных языков и народного единства. В связи с этим Манзарасская сельская библиотека и Манзарасский детский сад N2 провела утренник "Манзарас -моя родная деревня". В утреннике дети читали стихи, пели, танцевали. В гости были приглашены уроженка деревни Манзарас Ямалиева Флюра апа, а также Валиева Марзия апа. Флюра апа, вспоминая о своем детстве и юности. Марзия апа у нас очень красива рассказывает стихи, по этому она прочитала стихи Тукая "Призыв к труду", "Кот ворюга", "Петух" Бари Рахмата. Вспомнили и татарские народные игры. Вечер получился очень содержательным, очень красивым. В конце вечера дети вручили бабушкам самодельные подарки. Большое спасибо всем ребятам, гостям.