"Я -горжусь" "Мин -горурланам"
Участвовала в Республиканской акции "Я -горжусь" "Мин -горурланам"
Безнең горурлыгыбыз дибез. Кемнәр соң алар, әйе сугышта булган, төрле дәрәҗәле урыннарда эшләгәннәр, әйе дөрес. Ләкин мин безнең горурлыгыбыз дип әбием Хәлимә һәм әнием Флюраны әйтер идем. Юк алар дәрәҗәле урыннарда эшләмәгәннәр, алар гап- гади авыл хатыннары. Әбием гомер буе колхозда эшләгән, тыл ветераны, бабаем сугышта үлгән һәм ул өч бала белән ялгыз калган, әнием гомер буе тугызынчы мех фабрикасында хезмәт куйган. Хезмәт ветераны. Гади авыл хатыннары булсалар да алар минем горурлыгым. Әбиемне белгән кешеләр бик гадел, бик тырыш, бик уңган итеп күз алдына алалар, әнием дә әбием шикелле бик тырыш, биш бала анасы. Әбиләре булганнарны күберәк әбиләр үстергән. Мине дә әбием үстерде. Мин аны бик сагынам, алар әнием белән икесе минем горурлыгым. Мин аларны бик яратам һәм хөрмәт итәм, кызганычка каршы әбием инде бакыйлыкка күчте, әнием исән сау әле, я Раббым, исән сау булып яшәсен генә әле. Әле ул безгә бик кирәк. Әниле кешеләр бик бәхетле кешеләр алар. Олы хөрмәтем аларга.