"Картая мени соң йөрәк" өлкәннәр белән очрашу.
4 октябрь Манзарас мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә "Картая мени соң йөрәк" дигән темага өлкәннәр белән очрашу кичәсе үткәрелде. Бу бәйрәм һәр елны зурлап билгеләп үтелә. Кичәгә авылыбызның өлкән яшьтәге әби- бабайларыбыз чакырылды.Кичә түгәрәк өстәл артында матур -матур җырлар,шигырләр белән бергә үрелеп барды. Хөрмәтле өлкәннәребез!!! Сезне бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз. Сезгә гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычы телибез.