Туган телгә карата “Халык җәүһәрләре” кичә Ташлы-Елга мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән.
Укучылар туган телгә багышлап шигырьләр сөйләделәр. Э.Мөэминова "Туган телем" , Г. Морат " Туган тел", Г. Мадьяров "Татар теле", Ш.Маннур "Яхшы бел", Ш. Галиев "Шигырь сөйлим туган телемдә" . Тел турында мәкальләр әйттеләр. Җырлы-биюле уеннарда катнаштылар. Мәсәлән: "Түбәтәй бирешле" , "Без унике кыз идек", "Йөзек салышлы","Парлы уены" һ.б. Тел өчен көрәш - милләт өчен көрәш ул! Кичәне түгәрәкләп татар халык биюе биеп , Г.Тукайның "Туган тел"җырын бергәләп җырладык.