Каркаусская сельская библиотека - филиал № 17

29 сентябрь “День добрых дел” "Күңел җылысын биреп"

Элек сентябрьгә туры килүче ай "Сөмбелә" дип йөртелгән.Безнең ата бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айның иясе һәм уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр. Ул алтын-сары толымлы, "Сөмбел" чәчле кыз кыяфәтендә күзалланган.

Өлкәннәребез көзнең матурлыгын сүрәтләгән шигырьләр укып, уңыш турында табышмаклар, мәкальләр әйттеләр.Бакчада үз тырышлыкларын  куеп  үстергән яшелчәләре, матур аллы-гөлле чәчәкләре белән фикерләрен уртаклаштылар.Саубуллашыр алдыннан өлкәннәрне  "Өлкәннәр бәйрәме" белән котлап  теләкләремне җиткердем.

Әйдә гомер үтсен, чәч агарсын

Ә йөрәккә кырау төшмәсен

Килер көннәрегез тазалык һәм 

Гел шатлыклар гына өстәсен!