Каркаусская сельская библиотека - филиал № 17

"Китапханәгә экскурсия"

 Китапханәгә килгән укучыларны китапханә тарихы белән таныштырдым. Кайда нинди бүлектә китаплар саклана,балалар өчен нинди газет -журналлар килә,китапханә нинди эшләр башкара икәнлеген аңлаттым."Балалар почмагында" соңгы вакытта кайткан  "Яңа китап-яңа дус"китапларны кулларына тотып якыннан таныштылар. Бу китапларга обзор үткәрдем. 

"2017 ел-Экология "елы.Шушы максатны кулланып укучылар белән табигатькә багышланган шигырьләрне укып фикер алыштык. автор ни әйтергә теләгән. Мәсәлән:В.Хәйруллина "Нәркисләр", Г.Морат "Зоопаркта", Ә.Кыямов "Роза чәчкәсе", А.Юнысова "Җәйне сагынам", "Мин чәчәкләр яратам" һ.б. Укучылар табигатькә багышлап ясалган рәсемнәрен китапханәгә бүләк иттеләр. Саубуллашыр алдыннан табигать кочагында тузганаклар арасында истәлекле фотога төштек.