"Телебез татлы-йөзебез якты"
Максат: Туган телгә-ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.Телебезне сакларга, якларга кирәклеген төшендерү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.Укучылар туган телгә багышлап шигырьләр укыдылар. Э.Мөэминова" Туган телем", Х.Туфан "Туган тел", Ш.Маннур "Яхшы бел" һ.б..Бәйгедәге табышмакларга, сорауларга, мәкальләргә актив җавап бирделәр. Җырлы-биюле уеннарда катнаштылар. Мәсәлән: "Түбәтәй бирешле", "Йөзек салышлы", "Парлы уены". Кичәне түгәрәкләп татар халык биюе биеп Г.Тукайның "Туган тел"җыры белән тәмамладык.