"Родники родного края"
В нашем селе есть родник, протекающий недалеко от железной дороги. История этого родника очень интересна. Он идёт на расстоянии километра от каменных труб, тянувшихся из-под земли. В 1905 году вдоль деревни Каенсар протянули железную дорогу. Пришлось выровнять высоты. В ходе этих работ обнаружили источник воды. Таким образом, в селе появился еще один родник. За родником ухаживал Зиннат-абза, поэтому в народе родник называют его именем. В этом году на роднике установили памятную доску со стихами земляка Мотигуллина Шахидуллы. Стихи посвящены данному роднику.
Авылыбызда тимер юлга якын гына агучы бер чишмә бар. Аны карап, чистартып торучысы хөрмәтенә Зиннәт чишмәсе дип атаганнар. Бу чишмәнең тарихы бик кызыклы. Ул җир астыннан сузылган таш торбалар аша бер чакрым ераклыктан килә. 1905 нче елда Каенсар авылы буеннан тимер юл сузалар. Калкулык урыннарны кисеп тигезләргә дә туры килгән. Хәзерге казармалар урнашкан урыннан бер чакрым ераклыктагы калкулыкны кисәргә туры килә. Менә шул казу эшләре барышында, 200 метрлап җир узгач, су чыганагына тап булалар. Шушы шуны мелиорация системасы буенча, дренаж торбалар аша сузып, авыл башына кадәр китерәләр. Шулай итеп, авылда тагын бер чишмә барлыкка килә. Бу чишмәне Зиннәт абзый карап, чистартып торган.