Искеюртская сельская библиотека - филиал № 15

"Кошлар безнең дусларыбыз".

Китапханәдә укучыларның язгы каникул ялларын файдалы һәм күңелле  үткәрү өчен "Кошлар безнең дусларыбыз"  дигән кичә үткәрелде.Бу кичәдә укучылар үзләренең рәсем ясауга осталыкларын,викторина сорауларына җавап бирүдә тапкырлыкларын күрсәттеләр.Укучылар үзләре ясаган кош рәсемнәренә аңлатмалар бирделәр,шулай ук аларның кошларны танып белүләрен,кошлар нинди өлешләрдән тора шулар турында сөйләп үттеләр.Кичә укучыларга бик охшады.алар бер-берсе белән аралашып , куңелле ял итеп өйләренә таралыштылар.Укучыларга һәрберсенә истәлекле бүләкләр бирелде.Кичәдә 10 укучы катнашты,төрле сыйныфлар иде.