"Җиңү тәрәзәләре - 2023"
Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршы алган бу көннәрдә "Җиңү тәрәзәләре - 2023" патриотик акциясе башланды. Әлеге акция кысаларында Бөек Җиңү символлары белән мәдәният йорты тәрәз каршында фоткага төшелде. 9 май көненә кадәр һәркем "Җиңү тәрәзәләре - 2023" акциясенә кушыла ала. Әлеге хәтер чарасында актив катнашыйк һәм Бөек Җиңү бүләк иткән һәркемгә чиксез рәхмәтебезне белдерик!