Искеюртская сельская библиотека - филиал № 15

22 июнь - Хәтер һәм матәм көне

Бөек Ватан сугышы башланган көн - 22 июнь - Хәтер һәм матәм көне буларак билгеләп үтелә.
Шул уңайдан 21 июньдә Россиядә “Хәтер шәме” акциясе башлана. Яшьләр һәм башка җәмәгать берләшмәләре активистлары, волонтерлар 22 июнь таңын хәрби мемориаллар һәм һәйкәл-обелисклар янында кулларына шәмнәр тотып каршылыйлар. Без дә Иске-Йорт библиотекасы Янсыбы клуб мөдире белән берлектә 21 июнь "Хәтер шәме" акциясендә катнаштык.