"Муса Жәлил безнең арада"
Һәр елның 15 февралендә, Муса Җәлил туган көндә, җөмһүриятебезнең Дәүләт музеенда "Моабит дәфтәрләре"нең төп нөсхәләре, корыч сейфтан чыгарылып, тамашачылар карамагына куела. Музейга килүчеләр нәни бала учыдай кечкенә генә бу куен дәфтәрләренә аеруча дулкынлану белән карый. Аларда шагыйрьнең изге тойгылары, керсез күз яшьләре... Саргаеп-таушалып беткән кәгазь битләре аның йөрәк тибешен�, кул җылысын әлегәчә саклыйдыр сыман...
Әлеге дәфтәрләрнең исән-имин илгә кайтулары - үзе бер могҗиза. Миллионнарча кеше, суга төшкән сыман, өзсез, хәбәрсез югалды. Ә Муса җырлары, дистәләрчә куллар, утлар-сулар кичеп, илгә кайтты.