21.04.2019 "Библитөн-2019"
Театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Бик күп еллар дәвамында татар милләтенең рухын, милли үзенчәлеген, телен, әхлагын саклап һәм үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар театры һичшиксез, олы ихтирамга, чиксез мәхәббәткә лаек. Безнең халык китаплы һәм театрлы халык бит ул. Һәр кешенең җанында театрга карата булган мәхәббәт яши.
Театрга багышланган китап -журналлардан күргәзмә, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры турында презентация кулланылды.