07.03.2019"Еникине укыйбыз" акциясе кысасында әңгәмә- "Бай мираслы язучы".
Ә.Еники үзенең бөтен гомере , яшәү рәвеше, иҗаты һәм эшчәнлеге белән татар әдәбияты тарихында мактаулы һәм дәрәҗәле урын тота. Иң мөһиме: ул гомере буе Кеше булып кала, бай мирас калдыра. Әдипнең тормыш юлына һәм иҗатына багышлап урта яштәгеләр белән китапханәдә әңгәмә оештырылды. Әмирхан Еникине иҗтимагый вакыйгалар түгел, кеше язмышы, аның рухи дөньясы, күңел дөньясы күбрәк кызыксындыра. Ул үзенең һәр әсәрендә үзәккә бер язмышны куеп анализлый. Без дә ул язмышларны, характерларны үзара чагыштырабыз, үзебез өчен дә гыйбрәтләр алып уйланабыз. Ә.Еники иҗаты кеше язмышларын оста сурәтләве белән мавыктыргыч. Әнә шул темалар яктыртылды әлеге әңгәмәбездә.