06.03.2019“Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз”
Бүгенге көндә “Абдулла Алиш премиясе лауреаты” дигән исем бирелә.Ул балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен язучыларга һәм иҗат коллективларына бирелә. Беренче лауреатлар - танылган язучыларыбыз Шәүкәт Галиев һәм Ләбибә Ихсанова. Төрле елларда Рафис Корбан, Рөстәм Мингалимов, Нәкыйп Каштанов, Фәнис Яруллин, Ләбиб Лерон, Роза Хафизова, Роберт Миңнуллин, Дания Гайнетдинова һ.б. әлеге бүләккә ия булалар. Чара ахырында балаларга Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатлары: Ш. Галиев, Р. Корбан, Л. Сабирова, А. Гыймадиев, Р. Миңнуллин, Р. Хафизова һәм башка бик күпләрнең китаплары белән якыннан танышырга тәкъдим ителде.
1996 нчы елның, 15нче сентябрендә балалар өчен чыга торган “Сабантуй” газетасы, ә 2006 нчы елның, 15 нче сентябрьдә-“Ялкын” журналы бүләкләнә.
Абдулла Алиш исеме халкыбыз теленнән мәңге төшмәс яшәр, халкыбыз белән иҗаты да яшәр югалмас.