Верхнеарбашская сельская библиотека - филиал № 12

“Кем җитез?”

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зихенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдү, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әхәмияткә ия. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем әнә шуңа ишарә.

Табышмаклар мең елдан, кайберләре, бәлки , аннан да элегрәктән калып саклана .Табышмаклар татар халык авыз иҗаты әсәрләре хәм фольклорыбызның үзенчәлекле бер төре.

Бугенге чарабызда табышмакларны иң күп белүчене , иң зирәк укучыны билгеләдек.